Ветераннар! Без сезнең батырлык белән горурланабыз!
9 нчы май - безнең илебездә һәм бөтен дөньяда иң изге, күңел түрендә йөртелә
торган иң үзенчәлекле бәйрәмнәрнең берсе. Май аеның шушы көннәрендә
без сугыш чоры вакыйгаларын кабат-кабат хәтерләрдә яңартабыз, һәлак
булганнарны ихтирам хисе белән искә алабыз һәм җиңү яулап кайткан
ветераннарны хөрмәтлибез.